Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Без бергә” фестивале

Хәзерге заманда балалар өчен нинди генә бәйгеләр юк.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

 Шәһәребезнең мәдәният сараенда  “Без бергә” дип исемләнгән балалар иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабы башланды. Сәнгать белән кызыксынучы балаларга сәләтләрен үстерү өчен дә, үзләрен сынап карау, күрсәтү өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек. Бу фестивальдә 17 мәктәп катнаша. Конкурсантлар сәнгатьле сөйләү, инструменталь ансамбль, халык ансамбле, театр иҗаты, мода театры, җыр, бию –барлыгы 9 номинация  буенча сәләтләрен сыныйлар. Шулай ук укытучылар иҗаты һәм иҗади гаилә номинацияләре бар.  Әлеге фестивальдә җиңүчеләр апрель аенда Чаллы шәһәрендә узачак зона конкурсында район данын яклаячаклар.

Фестивальдән фотогалерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев