Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең Илмир икенче урыны яулады

Районыбызның “Кама беконы” ҖЧҖнең мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы Илмир Садретдинов конкурсның “УЗИ аппаратын гамәли куллану” номинациясендә икенче урынны яулады.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Илмир “Кама беконы” ҖЧҖнең Балтай комплексында хезмәт куя. Биредә ул 770 баш сыерны ясалма орлыкландыра. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мөгезле эре терлек асраучы хуҗалыкларның операторлары арасында 43 нче республика конкурсы һәм зоотехник селекционерларның 4 нче республика конкурсы булды. Әлеге конкурс  операторларның һәм зоотехник селекционерларның эш урынында узды. Илмирны бу конкурска район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Лилия Хасанова  әзерләде, хезмәте хакында видеога төшереп җибәрде. Илмир Садретдиновны бу бәйгегә әзерләгәне өчен Лилия Гурьевна район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Илмирга бүләкне республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында тапшырдылар. Ул медаль, Диплом һәм 25 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.  

Илфар Халиков(район авыл хуҗалыгы һәм аәык-төлек идарәсе начальнигы):

-“Кама беконы” җәмгыятенең райондагы Коноваловка авылы тирәсендәге 2400 башка исәпләнгән терлекчелек комплексының беренче чираты тиздән куллануга ташырылачак. Анда эшләр өчен хәзердән үк квалификацияле кадрлар җыялар. Илмирның үрнәге үзебезнеңһәм якын-тирә күрше районнарның белемле яшьләрен бирегә эшкә килергә кызыктырыр дип өметләнәбез. Биредә хезмәт хакы да шактый югары.

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев