Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Безнең коллектив искиткеч», ди 2 нче почта бүлекчәсе начальнигы Ләйсән Сирош.

Бу бүлекчәдә ул инде биш ел хезмәт куя.

Мин еш кына бу бүлекчәгә клиент буларак коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, посылкалар алырга киләм. Һәм һәрвакыт Ләйсәннең почта бүлекчәсенә кергән һәркемне матур итеп елмаю белән каршы алуына игътибар итәм. Хәтта аз гына чират җыелса да, борчылырга кирәк түгел, чөнки ул үз эшен белеп, бик тиз башкара.

.Почтага килгәнче Ләйсән 10 ел «Таттелеком» АҖ дә эшли. Ләкин аны җитәкче вазифага чакыргач, ул шунда ук ризалашкан.

— Минем бурычларга клиентлар белән эшләү, кергән корреспонденцияне кабул итү һәм теркәү, почтальоннар белән эшләү керә. Безнең коллектив тату һәм бердәм. Янәшәдә өлкән иптәшләр, тәҗрибәле почта хезмәткәрләре. Алардан күп нәрсәгә өйрәнергә була. Мәсәлән, озак еллар почта бүлекчәсе начальнигы булып эшләгән почтальон Людмила Гоникерның тәҗрибәсе минем өчен бәяләп бетергесез.

Почтальоннар — Илгизә Мифтахова, Җәмилә Яграшева инде бер генә дистә ел эшләмиләр. Рәхмәт аларга, һәрвакыт, нәрсә булса да, ярдәм итәргә генә торалар. Эшләре дә бик җаваплы. Безнең клиентлр да — барысы да бик яхшы кешеләр. Алар безне беләләр, без дә аларның һәркайсын таныйбыз. 

Минем «эшегез ошыймы», дигән соравыма Ләйсән ачыктан-ачык болай дип җавап бирде:

— Шундый мәкаль бар: «кайда без юк, шунда яхшы». Мин бер ел өйдә эшсез утырдым. Бу, чыннан да, бик авыр иде. Ә инде яраткан эшең бар икән, бернинди кыенлыклар да сизмисең. Мин хәтта ялда да эшемне сагынам, монда соңгы яңалыкларны белергә, хезмәттәшләрем белән аралашырга дип килеп китәм. Мин клиентлар белән аралашырга яратам. Почтада эшләү өчен түземле һәм акча белән эш иткәндә бик игътибарлы булу мөһим. 

Минем әңгәмәдәшем хәзерге почта бүлекчәләренең күптәннән үз функцияләрен киңәйтүен һәм көндәлек ихтыяҗ товарларын сату урыны булуын билгеләп үтә. Өстәвенә, монда товар ассортименты да бик киң, бирегә килүчеләрнең күпчелегенең ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек.

— Өлкән буын вәкилләре өйләреннән сирәк чыгалар, ерак араларга йөрмиләр, безгә чәй, май, тәм-томнар, көнкүреш химиясе һәм башка кирәкле әйберләр алырга киләләр. Бездә продуктларның ассортименты бик бай.

Ләйсән шәхси йортта яши. Эштән буш вакытын бакчага багышлавын, биредә җиләк-җимеш, яшелчә үстерүен әйтә. Шулай ук үзенең ике кызын төрле түгәрәкләргә йөртә. 

— Өй, гаилә, балалар — минем тормышымда иң мөһиме, — ди Ләйсән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев