Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бүген шәһәребезнең 1нче урта мәктәбен тәмамлаучыларның соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды

Мәктәптә капиталь ремонт уздырылу сәбәпле Соңгы кыңгырау бәйрәме район мәдәният сараенда үткәрелде.

Әлеге чарада район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева чыгарылыш сыйныф укучыларының барысын да бәйрәм белән тәбрик итеп, уңышлар,тормышта үз урыннарын табуларын теләде.  Чарада укучыларның әти-әниләре катнашып, изге теләкләрен ирештерделәр. Укучыларга яңа тормышка дәшеп соңгы кыңгырау чыңлады.

1нче урта мәктәпне быел 22 укучы тәмамлый, ике уку алдынгысының медаль ияләренә басуы көтелә. Сыйныф җитәкчесе Наилә Габдуллина унберенчеләр турында зур горурлык белән сөйли:

-Укучыларым тырыш, максатчан һәм бердәм. Олимпиадаларда, спорт, иҗат бәйгеләрендә җиңүләр яуладылар. Район, республика күләмендәге конкурсларда сынатмадылар. Алар белән эшләве рәхәт һәм күңелле булды.

Кызлар һәм егетләрнең һәркайсы күңел түрендә йөрткән һөнәргә ия булу теләге белән на. Әйтик, Анастасья Козина КФУга, Елизавета Будрина, Владислав Петров- Казан энергетика университетын, Салават Якиев-нефтьче, Азат Нуретдинов- Казан медицина университетын, Константин Алешков, Булат Шайхаттаров-Казан авиация университетына укырга керергә тели.

Бәйрәмдә спортта төрле укышларга ирешкәне өчен “Юбилейный” спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриев 8 укучыга(волейбол, йөзү ярышларында)  һәм аларның атаналарына рәхмәт белдереп, Мактау кәгазьләре тапшырды. Шулай ук “Юность” боз сарае хезмәткәре Нурсинә Гайнетдинова ике хокейчыны билгеләп үтте, Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Хыялларны чынга ашыру өчен иң элек бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырырга кирәк. Мин сезгә тел ачкычлары, тапкырлык һәм зиһенлелек телим! Остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, куйган максатларыгызга таба кыю атлагыз,-диде унберенчеләрне котлап мәктәп директоры Ольга Ильина.

Алда –зур тормыш юлының башы. 11 ел буена белем һәм тәрбия биргән укытучылар-укучыларга, ә әти-әниләр уллары һәм кызлары белән горурланырлык тормыш юлы булсын иде ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев