Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бүгенге көндә урак батыры – Андрей Кауров

Уракта “Калморза” хуҗалыгының 8 комбайнчысы да район комбайнчылары арасында иң алдынгылар. Аларның һәрберсенең эш күрсәткече 1500 тоннадан артык. Бу атна азагында һәрберсенә район башлыгының премиясе тапшырылачак.

Бүгенге урак  батыры Андрей Кауров (1 нче фото), хуҗалыкның калган комбайнчылары да аннан калышмыйлар. Шулай ук “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы комбайнчылары да сынатмыйлар, “Калморза” хуҗалыгы комбайнчыларының үкчәсенә басып киләләр. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә,10нчы август иртәсенә барлыгы51300тонна ашлык амбарларга кайтарылды.Кырлардан “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы -16345т., “Калморза” хуҗалыгы-13836т.,”Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы-10378тонна ашлык суктырып алды.  КФХлар арасында иң күп ашлык суктырып алуда (2222 тонна) “Ильнур” КФХсына тиңнәр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев