Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бикбау авылындагы өмәдә 82 яшьлек бабай да катнашты

Шундый зур авылдагы өмәдә 12 кеше катнашты.

Гомер-гомергә татар авылларында күп көч сорый торган эшне өмә белән башкарганнар. Бикбау авылы өмәсендә авылның үзгендә булган «Ял» паркы, «Батырлар төбәге» мемориалы һәм авылның үзәге күзгә күренеп чистарды, матурланды, яшәрде. Чарада бюджет хезмәткәрләре, авылның берничә өлкәне, авылның чисталыгына битараф булмаган кешеләр катнашты.Өмәдә авылның өлкән кешесе Васыйл Арсланов эшкә кирәк булган бөтен эш коралларын алып килгән. Рәмзия Зарипова паркта үзе утырткан чәчәкләрнең төпләрен чистартты, тырмалады. 


Васыйл Арсланов:

-Мин зур яшьтә булуыма карамастан авылның чисталыгы өчен битараф түгел. «Ял» паркында өмә булачагын ишеткәч бик теләп килдем. Өмәдә булдыра алганча, көчемнән килгәнчә эшләдем. Әйе бүгенге көндә авылда диван экспертлары күбәеп китте шул. Гаеп итеп арт яктан тирмән тартучылар бихисап. Бер кеше дә эшләп үлми, көн буе өйдә ятучылар да шактый бит. Халык та усалланды, гаеп эзләп ятарга гына түгел, ә үзеңнән дә азрак булса да өлеш кертү зарури.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев