Реклама
Көн темасы
Бикбау-геройлар төбәге
8 май көнне Бикбау авылының “Батырлар төбәге” мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган, хәбәрсез югалганнар һәм сугыштан исән-имин кайтып вафат булган якташлар истәлегенә митинг булып узды.
Митингны авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдамшина ачып җибәрде, ул авылдашларын, тыл ветераннарын Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде. Район вәкиле Хәмзә Гыйлаҗетдинов митингка җыелучыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты Марат Кәримов исеменнән котлады, Егетләребез илебезне яклап Украинада барган хәрби операциядә катнашалар. Аларның туган якларына исән-сау, җиңеп кайтуларын телибез. Авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Ринат Шәесламов та бәйрәм белән тәбрикләп, бик үтемле чыгыш ясады. Соңыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенәвенок һәм чәчәкләр салдылар. Митингта әфган сугышы ветераннары Айдар Хамаев һәм Азат Ахметханов катнашты.
Илебез, республикабыз халкы белән бергә Бикбау авылы җирлегендә яшәүчеләр Бөек Җиңүне якынайтуга мөһим өлеш кертте. Фронтта да, тылда да якташларыбыз батырлыгы бәһалап бетергесез.
Бәйрәм азагында авыл халкы солдат боткасыннан һәм 100 граммнан авыз итте.
Бикбау авылыннан соң Люзия Мәрдәмшина һәм Хәмзә Гыйлаҗетдинов Куян авылына юл тоттылар. Алар Куян авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнарга куелган обелиск янында митингта катнаштылар һәм авыл халкын Бөек Җиңү белән тәбрикләделәр. Ике авылдагы митинг та бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
Сан. Бикбау авылы җирлегеннән барлыгы 600 гә якын кеше сугышка алына, шуларның 378 е яу кырында ятып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев