Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Түбән Тәкермәндә модульле ФАП төзелә

Югары Тәкермән авылы җирлегендә ел әйләнәсенә төзелеш эшләре туктап тормый.

(Дилфас Галиев,”Минзәлә-информ”)

Югары Тәкермән авылы җирлегендә ел әйләнәсенә төзелеш эшләре туктап тормый. Әле менә узган атна азагында гына Түбән Тәкермән авылында яңа ФАП сала башлаганнар иде. Бүген аның түбәсен яба башлаганнар. Түбәсен ябып бетергәч эчке эшләре генә калып бара. ФАПны “Азнакай нефтемаш” төзүчеләре төзиләр.

Алия Шәрипова(Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы):

-Без җирлегебездә республикабызның һәм Россия Федерациясенең төрле программалары аша төрле төзелешләрдә катнашабыз, җирлек халкының яшәешен яхшырту өстендә  даими эшлибез. Бу объектны төзүчеләр тантаналы төстә Яңа ел алдыннан файдалануга тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев