Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар суктыруны төгәлләдек

Бөртеклеләрдән барысы 87664 тонна уңыш җыеп алынды. Бер гектардан уртача уңыш 18 центнер.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Шунысы куандыра: районыбыз аграрийлары тулай җыем буенча республикада 4нче урынны били, ә  гектар уңышы буенча да республикада сигезенче   урында.  

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 48705 гектарда игеннәр җыеп алынды.  Шулай итеп район игенчеләре бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар сугуны төгәлләделәр.

Район буенча көзге бодайның бер гектардан уңышы 17,1 ц тәшкил итте,  арыш -18,9 ц, арпа-19,2 ц, солы-12 ц, сабан бодае-18,6 ц, борчак-15 уңыш бирде. 

Район буенча  барысы 130 гектар карабодай һәм техник культуралардан 100 гектарда җитен, 4658 гектарда рапсны суктырасы калды.  “Калморза” хуҗалыгы 1003 гектарда рапс суктыруны төгәлләде һәм һәр гектардан уртача 13,4 центнер рапс җыеп алды. “Август”-Минзәлә ОСПсы рапс суктыруны 36 процентка башкарды.  

Район буенча 5330тоннадан артык салам төргәкләргә төрелгән, аларны ферма яннарына ташып, өеп куялар. Саламнары җыеп алынган басулар эшкәртелә. 16878 гектар басулар эшкәртелде(шуның 8915 гектары тирәнтен)  инде. Җир эшкәртүдә 20 агрегат эшли, көнгә 600 гектарга якын җир эшкәртелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев