Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Булачак ветеринарлар эш урыннарын бүген үк беләләр

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы базасында зоотехния һәм ветеринария урта профессиональ белем бирү белгечлекләренең профессиональ мастерлыгы сынала.

(Дилфас Галиев, “Мензеля-информ”)

Әлеге олимпиада да Актаныш технология техникумы, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Чаллының Кама дәүләт автомеханика, Буа ветеринария техникумы һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында белем алучы студентлар көч сынашалар. Алар техникумның лабораториясендә куяннарга, тавыкларга  клиник диагностика үткәрәчәкләр, сарык бәрәнен печү, фармокология, “Стейк”  петролазерында эшләүләрен күрсәтәчәкләр. Студентлар беренче көнне гамәли практика буенча, икенче көнне теория буенча белемнәргә җавап бирәчәкләр. Студентларның гамәли эшләренә бәйсез экспертлар Казан ветеринария академиясенең доцентлары: Динә Мөхетдинова,  Булат Таминдаров, Лилия Хасанова (Минзәлә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы), Светлана Панкова (ветеринария табибы), Ләйлә Шайсуварова (Минзәлә педагогия колледҗының чит телләр укытучысы), Лилия Хорошева (Минзәлә районы нәсел предприятиесе белгече), Рәсүл Ахметов (Тәкермән ветеринария участогы табибы) бәя бирәчәкләр.  

Әлеге олимпиада да катнашучыларга без ни өчен ветеринария белгечлеген сайладыгыз һәм киләчәктә бу һөнәр буенча кайда эшләргә җыенасыз дигән сораулар бирдек.

Юлия Рафикова (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы):

-Мин үзем Чаллы шәһәреннән 9 нчы сыйныфны төгәлләү белән Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Укуны төгәлләгәч Казан ветеринария акдемиясендә белем алып Казан шәһәрендә яшәргә җыенамын. Итнең сыйфатын контрольгә алу буенча белгеч буласым килә.

Альмира Балашина (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы):

-Мин Түбән Кама кызы. 11 сыйныфны тәмамлагач Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына ветеринария белгечлегенә укырга кердем. Ветеринар һөнәренең нинди җаваплы һәм кирәкле булуын беләмен. Укуны тәмамлагач берәр хуҗалыкта ветеринария белгече булып эшләргә теләгем бар.

Егор Чичков (Актаныш технология техникумы):

-9 сыйныфны төгәлләгәч Актаныш технология техникумында ветеринария белгечлеге буенча укыймын. Укуны төгәлләгәч районыбызның “Чишмә” хуҗалыгында эшләячәкмен. Ветеринария табибы белгечлеге авылда абруйлы һөнәрләрдән санала , шуңа бу һөнәрне сайладым.

Данил Йосыпов (Актаныш технология техникумы):

-Мин үзем Башкортостанның Нефтекамск шәһәреннән, Татарстанны яуларга килдем. Актаныштагы техникумны тәмамлагач Казан ветеринария академиясендә белем алып Казан шәһәрендә калып эшләргә теләгем зур.

Изилә Мусина (Буа ветеринария техникумы):

-Мәктәпне тәмамлагач Буа ветеринария техникумында белем аламын. Киләчәктә Буа район ветеринария берләшмәсендә эшләргә теләгем зур. Мин ветеринариядән тыш башка эшне күз алдыма да китерә алмыйм, чөнки мин малларны яратамын.

Алисә Тимошина (Буа ветеринария техникумы):

-Буа ветеринария техникумын тәмамлагач Казан ветеринария акдемиясендә югары белем алып үз һөнәрем буенча эшләячәкмен. Кешеләр кебек терлекләр дә авырыйлар, аларга да үз вакытында прививка, вакцинация ясау  зарури һәм алар да игътибар кирәк.

Безнең белешмә. Бүгенге көндә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында ветеринария белгечлеге буенча барысы 81 студент белем ала, шуларның 4 се генә Минзәлә районыннан, калганнары чит районнардан һәм шәһәрләрдән. Ветеринария белгечлеге буенча 1 курста-Камилла Новикова (Дыреевка авылыннан), 2 нче курста- Алмас Сафин (Тауасты Байлар авылыннан), 3 нче курста Александр Бородин (Минзәлә шәһәреннән), 4 нче курста- Татьяна Яковлева (Юртау авылыннан) укый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев