Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәяләрне йөгәнләп булырмы?

Шәһәребез кибетләрендә чынлап та, байтак мөһим азык-төлеккә бәяләр күтәрелгән. РФ Президенты Владимир Путин бәя контрольсез күтәрелүен тоеп, тиз арада эшне җайларга кушты. Бездәге карабодай җитештерүчеләр бәяне тоннасына 30-35 мең сум күләмендә куйганнар.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Бер килограмм шикәр комы өчен күмәртәләп сату бәясе якын айларда 36 ваклап сату-45,бер литр көнбагыш мае 95 һәм 110 сум булачак. Элек хәбәр ителгәнчә Россиядә азык-төлеккә бәяләр үсү инфляцияне дә узып китте. Узган җәйдә бер килограмм шикәр комының бәясе-24 сумга алган булсак, хәзер инде 45-50 сум тора. Көнбагыш мае 30 процентка, йомырка да 5 процентка кыйммәтләнде. Җәй көне Хуҗамәттә пешерелгән бер буханка ипи32 сум иде, хәзер 35 сум тора. Яңа ел алдыннан гына тагы кыярга бәя 10,помидорга 6,4 процентка үсте. Узган гасырның 90 нчы еллар башын хәтерлисездер әле, акча бар, әмма кибет киштәләре буш иде. Ә хәзер кибет киштәләре сыгылып тора, әмма акча юк, эше юк, бәяләр кайбер товарлар яныннан тешне кысып яныннан үтеп китәргә мәҗбүр итә.  Әле хәзер кибет киштәләрендәге азык-төлекнең дә сыйфаты шул чамалы. Бәяләрне барларга дип кибетләр буйлап йөрдем.

Чагыштырып карау өчен шәһәребез кибетләрендә  азык-төлек бәяләрен бирәбез.

Магнит:

Батон 450 граммлы-32сум 99тиен.

Чистай батоны 400 грамм-30 сум 99 тиен. Минзәләдә пешерелгән “Сельский” ипие 700 грамм-27сум 99тиен. Югары сортлы бодай оны бер килосы-49 сум 99 тиен. Шикәр комы бер кг.-45сум 99 тиен. 5кг.лы шикәр комы-229 сум 95 тиен.

Югары сортлы тоз 1 кг.-9сум 59тиен. Карабодай ярмасы 900 грамм-109 сум 99 тиен. Элиталы дөге ярмасы 900 грамм-109 сум 99 тиен. Краснодар дөгесе 900 грамм-99 сум 99 тиен. Макарон эшләнмәләре 400 грамм-13 сум 29 тиеннән башлап 80 сумга чаклы. Бәрәңге кг.-19сум 99 тиен. Кукуруз мае бер литр-189 сум 99 тиен. Злато мае бер литр-99 сум 99 тиен. Олейна мае бер литр-110 сум. “Вкусняево” сөте,2,5 процент майлылыкта, 800 грамм- 31 сум 99 тиен. Сайлап алынган сөт 930 грамм- 64 сум 99 тиен.   

 “Старт” кибете:

Биредә көнбагыш майларының төренә карап 95 сумнан алып 110 сумга чаклы. Ә “Идеал” маеның бер литры -120 сум тора.  Биредә бер килограмм шикәр комы-50 сум,900 граммлы дөге ярмасы-60, карабодай ярмасы-89, борчак-32сум тора.  Сыер мае (мамадышныкы) бер килосы -378 сум,2,5 процентлы майлылыктагы сөт 800 граммлы вкусняево сөте-43 сум. Минзәләнең “Сельский” ипие-32, батон-33, Минзәләнең шакмаклы ипие-34, Актаныш ипие-33 сум тора. Биредә ипи белән сөткә 15 процент күләмендә наценка , калган азык-төлеккә 25 процент ясыйлар. 

“Агыйдел “ кибете:

Монда бер кило шикәр комы-56, пакетлы сөт-34, сум тора. Көнбагыш майларының бер литры 91 сумнан-131 сумга чаклы. Ак ипиләр 33тән-36 сумга чаклы. Макарон эшләнмәләре 42 сумнан башлана. Ак оннарның бер килосы 32 сумнан 40 сумга чаклы.

“Для вас” кибете:

Көнбагыш мае 92 сумнан -134 сумга чаклы. Макарон эшләнмәләренең килосы җитештерүчесенә карап килосы 40 сумнан башлана.  Карабодайның килосы-86, дөгене -60, ак он-32 сумнан сәүдә итәләр. 2,5 процент майлылыктагы сөт-42, 500 граммлы “Азбука сыры” җитештергән ак май-273 сум.

“Курочка рядом” кибете:

Биредә “Милодора” көнбагыш мае 101 сум, карабодай97, дөге-91, , ике килолы “Добродел” ак оны-113, “Сельский” ипие-31, батон-33, 180 граммлы ак май-76,, 450 граммлы ак май-217, 0.,5 килолы ак май-286 сум тора.

Минзәлә икмәк заводында пешерелгән кара ипи-30, ак ипи-30, батон-30, сумнан сатыла. Биредә кибетләргә ипине берсен 27, ак ипине-27, батонны-28 сум 20 тиеннән озаталар.

Халык күп йөри торган  “Табыш” кибете:

 Ак бодай оны 10 килолы-249 сум,99 тиен, “Рязан”да эшләнгән 5 килолы ак он-149 сум,99тиен, 25 килолы ак он-599 сум,99 тиен,ике килолы ак он-49 сум,99 тиен тора. Көнбагыш майлары төренә карап 87 сум99 тиеннән алып 99, сум 99 тиенгә алып була. Ә 5 литрлы көнбагыш мае 469 сум 99 тиенгә сатып алырга була.  Сатуда “Сельский” ипие 25 сум 90 тиен, батон-26 сум 90 тиен, ак ипи-22 сум 90 тиен белән бар.  Бер кило тоз-7 сум 99 тиен.  Карабодай ярмасы 900 граммлы-62 сум 99 тиен, бер кило дөге-55 сум99 тиен һәм бер кило шикәр комы-43 сум 99 тиен, бәрәңгене  20 сум 99 тиенгә алып була.

Автордан. Бәяләр шушы арада үзгәргән икән,алдан ук гафу үтенәбез.   Кибетләр арасында конкуренция яши, кемнедер яклар өчен түгел, сатып алучы күп йөргән кибетләрне генә карап йөрдек. Үз бәяләрен арзан дип әйтергә теләгән кибет хуҗаларын хезмәттәшлеккә чакырабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев