Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәмне ничек үткәрәсез?

Әлеге сорау белән без күптән түгел генә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залына очрашуга барган хатын-кызларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Гөлнара Нуриева(Иске Матвеевка авыл мәдәният йорты җитәкчесе):

  • 7 март көнне авыл клубында тематик кичә үткәрдек, төрле конкурслар, уеннар оештырдык. Кемгә 30 яшьтән югары дигән дискотека оештырдык.  Ә инде бәйрәмне өйдә түгәрәк өстәл артына җыелып туганнар белән җыелышып үткәрәбез. Хатынкызларыбызга  үзем кулдан ясаган бүләкләрне өләшәчәкмен.
  • Елена Мясникова(Минзәлә картлар интенат йортының картларны тәрбияләүчесе)
  • Ә быел 8 мартны без өйдә, гаиләбез белән үткәрәбез. Яраткан ризыкларны бергә әзерләячәкбез һәм ял көненнән ләззәт алабыз.
  • Рәзилә Галиева( район мәдәният бүлеге җитәкчесе):
  • Бу бәйрәмне без ел саен зурлап билгеләп үтәбез. Әлбәттә, Халыкара хатынкызлар  көнебалачактан яраткан бәйрәм ул! Ә менә безнең традиция барлык бәйрәмнәргә дә бер-тантана сәбәпчеләрен иртәдән үк котлау! Бәйрәмгә бүләкләр әзерләдем.  8 март бәйрәмен быел Бикбау авылындагы кодагыйларыбыз Дилбәрләрдә бәйрәм итәбез. Бу бәйрәмнән соң без әле бәби дә көтәбез.
  • Илзира Абдуллина(Югары Тәкермән авылының социаль хезмәткәре):

-Бәйрәм көнне үзем караган әбиләремне 8 март белән тәбрикләдем. Ә инде 8 мартны һәрвакыт өйдә бәйрәм итәбез. Үзем ел саен берәр төрле сюрприз әзерлим. Өйдәгеләргә һәм туганнарыма кулдан эшләнгән открыткалар ясадым. Бәйрәм көнне кухняда берәр төрле ят ризык пешерергә тырышам.    Кыскасы бәйрәм бездә һәр ел саен бик күңелле үтә.

  • Венера Бикмухаметова(“Рус” ҖЧҖ комбайнчысы):
  •  Туган көне булсынмы, әллә 8 мартмыбөтен гаилә бу мөһим бәйрәм көнен игелекле теләкләрдән һәм җылы котлаулардан башлый! Һәркем иртәдән үзенең бүләге белән шаккаттырырга әзерләнә. Шаккаттыру дигәннән без гаиләдә 5 хатын-кыз. Үземнең дүрт кызым бар. Иремә бүләк әзерләргә бик кыенга туры килә. Бүләкләребез әзер, бәйрәмгә төрле салатлар әзерләдек, тортлар пешердек.  

Шәп бәйрәм инде, 8 март, бик шәп! Мөгаен күп ир-егет, бүген иртә белән торып, гүзәлләренә(хатыны,әнисе,кызлары) сюрприз эшләр, бәйрәм алдыннан ук  бүләкләр дә сатып алып куйгандыр.

Һәр йортның, һәркемнең үз йоласы, үз кызыклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев