Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Чәчү эшләре төгәлләнде, хәзер үсемлекләрне тәрбияләү көн кадагында

10 нчы майга барлыгы 26947 гектарда бөртекле-кузаклы культуралар чәчелде.

Солы-247, борчак-1876, берьеллык үләннәр-1064, арпа-11620, рапс-3202, сабан бодае 13104 гектарда җир куенына иңдерелде. “Калморза” хуҗалыгы күпьеллык үләннәр чәчүне төгәлләде. “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы 4565 гектар көнбагыш чәчте һәм алдагы көннәрдә бу культураны чәчүне төгәлләячәк. Барысы 100 гектар бөртек өчен кукуруз һәм 3987 гектар кукуруз силос өчен чәчелде. Силос өчен кукуруз чәчү дәвам итә. Барлыгы 13487 гектар чәчүлекләр авыруларга, чүп үләннәренә каршы 6252 гектар эшкәртелгән. “Дәүләтов”КФХсы 20 шәр гектар аш чөгендере һәм кишер чәчте, 100 гектар бәрәңге утыртты.Көзге бодайны  яфрактан тукландыру эшләре 13487 гектарда башкарылган. Чәчелгән мәйданнарда шытымнар яхшы, җирдә дым көннән–көн кими. Хәзер сабан культураларын тишелеп чыкканчы  һәм тишелеп чыккач   тырмалау иң кирәкле чара.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев