Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Чаңгыда узышучылар ярыштылар

Ел саен Яңа ел ялларында шәһәребездә төрле спорт чаралары оештырылып килә.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Аеруча чаңгы спортына зур игътибар бирелә. Бүген шәһәребезнең үзәк стадионында чаңгыда узышучылар ярыштылар. Әлеге бәйгегә катнашырга 70 тән артык чаңгы спортын үз иткән райондашларыбыз, мәктәп укучылары һәм бер төркем өлкән яшьтәгеләр катнаштылар. Бу бәйгегә Калморза авылыннан Рафаэль Нуриев та килгән иде, көн салкын дип тормаган. Шәһәрдәшебез Хәниф Гәрәев 74 яшьтә булуына карамастан, әлеге төр ярышның берсен дә калдырмый. Минзәлә интернат мәктәбеннән генә дә 14 бала чаңгы узышында ярышты. Җилдән җитез чаңгылар кайнар коймак һәм чәй беән сыйландылар, җылындылар. Бәйгедә призлы урыннарны алучыларга  Рәхмәт хатлары, медаль һәм махсус приз-шоколад тапшырылды. Чаңгы буенча ярышның төп химаячесе Артур Даниэлян булды. 

Яңа ел каникулларында чаңгы шуарга вакыт та, мөмкинлек тә җитәрлек. Бары тик ялкаулыкны җиңеп, яхшы ният белән чаңгыга басу зарури.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев