Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чиста районга - чиста ягулык

Минзәлә районында ачылган газ компрессор станциясен “завод” дип атарга да мөмкин.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Район башлыгы Айдар Салахов һәм “Мензелинсксервис” җитәкчесе Егор Юдин  районыбыз җирлегендә төзелгән яңа газ компрессор станциясен ачуда катнаштылар. Республикабызда 4 метан ягулык   ягулык салу станциясен тантаналы шартларда ачтылар. Аларны эшләтеп җибәрү өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция реҗимында старт бирде.

    

Әлеге станцияне Минзәләдә төзү өчен “ЭПУ Челны газ" җитәкчесе Мөнәвир Галиев эшмәкәр Егор Юдинны күндергән. Эшмәкәр Егор Алексеевич аны үз акчасына төзеде.  Бу станциядә автомашиналарга метан ягулыгы салыначак. Метанның төп өстенлеге-түбән бәя һәм зарарлы матдәләрнең аз микъдары. Бу станция көнгә 15 мең кубометр газ җитештерә ала һәм бу станциядә көнгә 200 автомашинага ягулык салып булачак. Булдыклы эшмәкәр нинди генә эшкә тотынса да ул аны менә дигән итеп башкарып чыга.

Егор Юдин:

-Без бу станцияне җәй башында төзергә алындык һәм менә 6 ай дигәндә төзеп бетереп файдалануга тапшырдык. Бу М-7 юлы өчен аеруча әһәмиятле һәм күрше Актаныш районына  барып җиткәнче юлда бер генә станциядә юк. Табигый газ –метан ягулыгы белән тәэмин итү өчен яңа газ компрессор станциясе. Табигый газ-икътисадый яктан файдалы, экологик яктан куркынычсыз ягулык. Метан ягулыгыннан да отышлы ягулык юк.Шулай да хәзерге вакытта беренче урында экологик яктан зарарсыз булуы. Бүгенге көндә 1 куб метр  метанның бәясе 19 сум 2 тиен. Әгәр дә ул елдан-ел артса да бензинга һәм дизель ягулыгына караганда ике тапкыр арзанга төшә.  Чиста районга-чиста ягулык кулланырга кирәк.

Метан салучы компрессор станциясе көнкүреш газын автомобильләргә ягулык итеп эшкәртә торган кечкенә завод дип әйтер идем.  Метан ул-Евро 5 –стандартларына туры килүче экологик чиста дизель ягулыгы. 

Метан ягулыгы турында шоферларның да фикерен белдек. Менә алар нәрсәләр сөйләделәр.

Алексей Елхов(Лидертранс шоферы, Минзәлә дә туып үскән):

-Миңа бик ошый, метан белән дизель ягулыгы арасында  аерма күп.  Дизель ягулыгы метанга караганда ике мәртәбә кыйммәт. Двигательдә әйбәт эшли.

Александр Мыльников(Минзәлә газ шоферы):

-Безнең оешмада өч берәмлек УАЗ автомашинасы һәм ГАЗ-53 автомашинасы  15 елга якын метан ягулыгында йөриләр. Элек без автомашиналарга метан салу өчен  Чаллы шәһәренә йөрсәк, хәзер үзебездә булгач,экономия.  Бер куб метан 1 литр бензинга тиң, ягъни бер литр бензин белән йөргәнче бер куб метан ягулыгы саласың да шул ук километрны йөрисең.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев