Реклама
Көн темасы
Дәвек авылында ифтар ашы үтте
Ураза ае дәвамында авылларыбызда да ифтар ашлары үткәрелде.
Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ"
Дәвек авылы мәчетендә узган авыз ачу мәҗлесенә авыл халкы һәм шәһәребезнең шәрәфле кешеләре килгән иде.Ифтар ашына килгәннәргә имам Илшат Лотфуллин ураза аеның рухи чистарыну ае икәнен искәртте.
Аның үтемле вәгазеннән соң кунаклар авыз ачтылар, җәмәгать белән ахшам намазы укыдылар. Ифтар мәҗлесенә килгән кунаклар сыйланып, ашны әзерләүчеләргә рәхмәт әйтеп таралышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев