Децибельлар ярышы
Республика көне уңаеннан Октябрь мәйданында шәһәребездә беренче мәртәбә “Автозвук” фестивале дә үтте.
(Дилфас Галиев, “Мензеля-информ”). Әлеге фестиваль-ярышта катнашыр өчен Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә шәһәрләреннән һәм Актаныш районыннан өч дистәдән артык автомобильче килгән иде. Алар үзләренең җиңел автомобильләренә көчле тавыш чыгара торган аппаратуралар куйганнар. Автозвук ярышында, ягъни децибельлар ярышында “Профессиональ”, “Любитель” “Новичок” номинацияләрендә автомобильчеләр көч сынашты, ягъни кемнең автомашинасыннан иң көчле тавыш чыга. Әнә Чаллы шәһәреннән килгән Илнар Шәрәфетдиновның көчле музыка акыртканда хәтта тәрәзә пыяласы да ватылды. Фестифальдә музыка тавышыннан җирләр селкенеп торды. “Автозвук” фестивалендә Чаллы шәһәреннән килгән бердәнбер хатын-кыз Надеҗда Советкина да катнашты, аның “Приора” машинасы 122 децибель тавыш чыгарды. “Новичок” номинациясендә Алим Никонов-беренче, Рамил Вагизов-икенче, Никита Иванов өченче урынны яулады. Аларның өчесе дә Минзәлә шәһәреннән. “Любитель” номинациясендә 154 децибель белән Эдуард Смирнов җиңү яулады һәм беренче урынга лаек булды. Альберт Замалиев икенче урында калды, ә Рәмзил Хәбибуллин өченче урын белән канәгатьләнде. “Профессиональ” номинациясендә 159 децибель белән Илнар Шәрәфетдиновка тиңнәр булмады . Икнече урынны- Рамил Исламов, өченче урынны Ринат Хисамов яулады. Бу “Автозвук” фестифаленең инициаторы Николай Еросин булды. Киләчәктә авто музыка яратучылар шәһәр буйлап өлкәннәрне куркытып музыка акыртып йөрмәячәкләр, “Урман” чишмәсе янына барып музыка яңгыратачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев