Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дуфорт һәм Василий Минзәлә басуларында эшлиләр

“Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы игенчеләре көзге бодайны өстәмә тукландыруга атна башында ук керештеләр.

Әлеге хуҗалык көн саен 300 гектар көзге бодайга бер гектарга 170 литр КАС кертә. Бу эштә Аксион-930 тракторында Дуфорт агрегаты белән Илдар Харисов һәм Василий Батыров хезмәт куя.
Бүген күпчелек агрегатлар дым каплатуга җәлеп ителгән. 15 нче апрельгә “Калморза” хуҗалыгы игенчеләре-750, “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы-1121, “Ильнур” КФХсы 430 гектарда арпа чәчтеләр. “Заиковский”, “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе, “Калморза” хуҗалыгы көздән сөрелгән җирләрне тырмалауны да озакка сузмадылар, тиз арада төгәлләп тә куйдылар.
– Ел игенчеләр өчен уңай килер дип ышанасы килә. Басуларда карлар күптән эреп бетте, дым туфракка сеңде, басулар тигез өлгерде. Бу исә үзе үк безнең өчен зур куаныч. 16468 гектарда җәйрәп ятучы уҗым культуралары яхшы кышлаган. Игенчеләребез көнне төнгә ялгап эшлиләр.Табигать шартлары уңай килгәндә бураларыбызның иген белән тулачагына ышаныч зур, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков.
“Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында 10 тырма агрегаты хезмәт куя, тиздән шикәр чөгендере чәчә башлыйлар. Уҗым культураларын тукландыруны да төгәлләп куйдылар.
Район буенча быелгы язда 27614 гектар бөртекле-кузаклы культуралар, карабодай-75, борай-107, шикәр чөгендере-4600 ,бөртек өчен кукуруз 100 гектарда игеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев