Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дусай Кичү авылы клубында “Картая мени соң йөрәк” исемле әдәби музыкаль кичә узды

Кичә җыр һәм моң белән үрелеп барды.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)

Өлкәннәрне җирлекнең ветераннар советы рәисе Алсу Хаҗипова тәбрикләде.  “Чаткы” театрына йөрүчеләр  юмористик скетчлар куйдылар.  Рәйсә Шигапова чыгышын халык бик яратып каршы алды, алкышларга күмде. Яңа Мәлкән авылы китапханәчесе Зөлфия Равилова башкаруындагы җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде, ә гармун моңнарын Наил Гайсин яңгыратты. Ә Гөлнур Ильясова башкаруындагы җырлар өлкәннәрнең яшьлек хисләрен уятты. 

Кичә чәй өстәле артында дәвам итте. Өлкәннәрне бик тәмле бәлеш белән авылның иң оста пешекчесе Әссәрия Ахмадиева сыйлады.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев