Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дым каплатуда өлгерлек күрсәтү зарури

Район буенча барысы 9636 гектарда дым каплатылды.

Бу эштә «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы алда бара, хуҗалыкта барлык җирләрнең 34,1 процентында дым каплатылган.

Биредә узган тәүлектә генә дә 2100 гектарда дым каплатылган. 

Әлеге вакытка район буенча көзге культуралар 4959 гектарда өстәмә сый алган. «Кама беконы» ҖЧҖ хуҗалыгы механизаторлары барысы 680 гектарда көзге культураларны өстәмә тукландырдылар, шулай ук бу хуҗалыкның 485 гектардагы күпьеллык үләннәре өстәмә сый алды. Район буенча көзге культуралар 4959 гектарда тукландырылган. «Заиковский» хуҗалыгы игенчеләре 869 гектарда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыруны төгәлләделәр. «Август-Мензелинск» ҖЧҖ хезмәтчәннәре 715 тонна орлыкны инкрустацияләделәр. «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе −357тонна, «Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы 785 тонна орлыкны инкрустацияләгән. Район буенча 6978 тонна орлыкның 2764 тоннасы инкрустацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев