Эльмир — «Ильнур» КФХсының алдынгы хезмәткәре
Һәр хуҗалыкның йөзен аның тырыш, уңган һәм булдыклы булулары белән дан тоткан хезмәтчәннәр билгели.
«Ильнур» КФХсы яхшы гына эшләп килә, уңышлары шактый. Язмабыз герое Эльмир Габдулхаков.
Ул үзе күрше Мөслим районы Кызыл Яр авылында туып Симәк урта мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлый. Аннары Совет армиясе сафларында өч ел диңгез пехотасында хезмәт итеп кайту белән Яр Чаллы шәһәренә китеп ПОПАТ оешмасында шофер булып эшли башлый. Бераз эшләгәч, шәһәрара автобусында хезмәт куя башлый. Ул Россия буйлап төрле шәһәрләргә пассажирлар ташый.
Чаллы кызы Лилиягә өйләнә. Аның баҗасы Дәвек авылыннан булгач бергә яшәрбез дип шул авылдан өй сатып ала һәм бирегә эшләргә кайта. Ул менә 5 ел инде ындыр табагында КЗСта оператор вазыйфаларын били, шул ук вакытта склад мөдире эшен дә алып бара, башка төр эшләрне дә намус белән башкара. Эльмир бүгенгесе көнне дә яраткан эшенә мөкиббән, хезмәт шартлары яхшы булуын һәм хезмәт хаклары вакытында түләнүен дә ассызыклады. Эльмир амбардагы техниканы да ремонтлый, төзәтә, барысы да уңайлы булсын дип эшли.
Эльмир үз хуҗалыгында мөгезле эре терлек, сарыклар тота, кош-корт асрый, гомумән кулыннан килмәгән эше юк аның. Кыш көннәрендә авыл халкына терлек суюда булыша, электр да үткәреп бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев