Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Елның соңгы объектлары

Ведомстводан тыш саклау бүлеге 1972 ел төзелгән булган, шуннан бирле бер ремонтта булмаган.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") 200 квадрат мәйдан биләгән ике этажлы объектны “Аир” төзелеш компаниясе төзекләндерә. Бинаның бүлмәләрен гипсокартон белән эчләгәннәр, идәннәргә плиткалар җәелгән, электр кабельләре өр-яңадан сузылган, яңа электр энергиясен аз куллана торган яктырткычлар, асылмалы түшәмнәр куелган, тәрәзәләр, ишекләр, җылылык батареялары да тулысы белән алыштырылган.   Бу  бинада эчке эшләр тәмамланган дияргә була.  Биредә ремонт эшләрен сыйфатлы башкарып, технологик таләпләрнең барысы да төгәл үтәлергә тиеш, диде район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев йомгаклау сүзендә.

 Аннары Камил Нәҗмиев шәһәребездә суалгыч корылмасында булып андагы капиталь ремонт төзелеше белән танышты. Биредә “ПМК-Мелиорация” ҖЧҖ 84 миллион сумнан артык эш башкарган. Суалгычны яңартуның икенче этабы ел азагына чаклы ягъни 25 декабрьдә төгәлләнәчәк.   Алдагы елда суалгычның өченче этабын капитал төзекләндерү башланачак. Өченче этапка тотынганчы проектның билгеле бер тәртибе булырга тиеш. Суалгыч территориясендә запас су чыганагын булдыру өчен скваҗина да казырга кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев