Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Эрозиягә каршы агачлар утырту планлаштырыла

Район территориясендә туфрак эрозиясенә каршы чокыр һәм ерымнарга агачлар утырту планлаштырыла.

(Минзәлә, Диофас Галиев, "Минзәлә-информ") Район җирлегендә туфракны эрозиядән саклау өчен агач үсентеләре үстерү зарури. Бу эшне Минзәлә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре башкарачак. Урыс авыл җирлеге территориясендә 5,2 гектар мәйданда туфрак эрозиясенә каршы чокырларга агачлар утыртылачак. Агачларны утырту өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бер гектарга 54 мең сум күләмендә акча бүлеп бирәчәк.  Туфрак эрозиясенә каршы агачлар утырту өчен авыл җирлекләре башлыклары-һәм шул җирлектә эшләүче агрономнарның булышлыгы да кирәк булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев