Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Геройга мемориаль такта ачылды

Мемориаль тактаны ачканда хәрби киемдәге укучылар винтовкадан залп бирделәр.

Бөек Ватан сугышында катнашып 1944 елда Днепр елгасын кичкәндәге батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Фахразый Галиев истәлегенә мемориаль такта ачылды. Такта герой укып чыккан Кадрәк гомумбелем бирү мәктәбенең диварына урнаштырылды.

Мемориаль такта ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, Казан шәһәрендәге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы мемориаль музей директоры Александр Александров, авыл Советы депутаты Таһирҗан Шәрипов чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев