Гимназия укучысы Сылу Галиева татар әдәбияты буенча олимпиада призеры булды
Олимпиадада Татарстанның 39 районыннан һәм Казан, Чаллы шәһәрләреннән 214 укучы катнашты.
3 нче февральдән 5 нче февральгә кадәр «Дуслык» ООК базасында Татарстан Республикасы бюджет гомуми белем бирү оешмаларыннан 7-11 сыйныф укучылары өчен туган тел (татар) әдәбияты буенча укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Гимназиянең 8 сыйныф укучысы Сылу Галиева призер булды (укытучысы Лилия Галиева)
Лилия Галиева, милли мәгариф буенча директор урынбасары:
— Әлеге олимпиадада Сылу икенче ел катнаша. Узган ел аңа призер булырга аз гына калды. Ә быел ул призерлар рәтенә керә алды. Ул үзенең нәтиҗәсеннән бик канәгать һәм олимпиада уздырылган залдан чыгу белән үк, биремнәрне үти алуы турында әйтте.
Әйтергә телим, күп нәрсә укучының әти-әнисенә бәйле. Аның әти-әнисе аңа әзерләнүдә ярдәм иткәннәр. Сылуның әтисе дә бик укымышлы кеше, нәфис әдәбиятны ярата. Әдәбият бик катлаулы тема, чөнки бик күп укырга, уйланырга, анализларга кирәк. Аның үзенең дә татар әдәбияты буенча олимпиадада катнашу теләге бик зур иде. Бу җиңү безгә татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадага юл ача.
Сылу Галиева, 8 сыйныф укучысы:
— Тәэсирләр бик яхшы, призлы урын алуыма шатмын. Чынлыкта мин моңа бик өметләнмәгән идем дә. Олимпиада гомумән катлаулы түгел, әмма Ф.Яруллин биографиясе буенча сораулар да бар иде. Мин мөмкин булган 7 баллдан 5 не җыйдым. Без тест өлешен эшләдек һәм әсәрне анализладык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев