Реклама
Көн темасы
Гөлек авылында Сабантуй киң масштабта үтте
Сабантуйга 12 меңнән артык кеше җыелган иде
Гөлек авылындагы Сабантуй искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик киң масштабта үтте.
Сабантуйны Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова бик матур итеп ачып җибәрде. Ул авыл халкын, кайткан кунакларны сабантуй бәйрәме белән ихластан тәбрикләде, Сабан туен оештырырга ярдәм күрсәткәннәре өчен бертуган Ринат һәм Тәлгат Мәүлиннарга һәм авыл халкына рәхмәтен җиткерде һәм Мәүлиннарның икесенә дә чәк-чәк тапшырды. Җирлек башлыгы 50,55,60 ел бергә гомер иткән парларны да онытмады, аларга да бүләкләр тапшырды. Иң башта Гөлек авылы гимнын Ринат Гайнетдинов җырлады. Сабантуйны алып баручы Илмир Ямалов авыл хезмәтчәннәрен якты хезмәт бәйрәме белән ихлас котлады.
Мәйдан уртасында чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, герне еракка ыргыту күтәрү, балалар, хатын-кызлар, йөгереше, кебек барлык төр ярышлар, конфет өләшү дә оештырылган иде. Сабантуйга килгән халык бу авылга гына хас булган хатын-кызлар арасында ледянкага салынган 50 килограммлы бер капчык онны тартып йөрү, шулай ук 50 килограммлы шикәр комын күтәреп мәйдан тирәли күтәреп йөрү, мәйдан тирәсендәге тауга йөгереп менү кебек ярышларны халык бик яратып карады. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер, биредә тере әтәчне тоту уены да бик күңелле үтте. Әлеге ярышлар татарча көрәштән дә мавыктыргыч булды.
Татарча көрәш-теләсә кайсы Сабантуй тамашасының иң төп бәйгесе. Башта балалар бакчасына йөрүчеләр, башлангыч сыйныфларда укучылар, 15 яшькә кадәрле яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында татарча көрәш буенча ярышлар узды. Сабантуй мәйданында башлангыч сыйныфларда укучы кызлар да көрәште. Алар барысы 29 иде. Батырлар бил алышканда һәркем күзәтте. Көрәш батырларына килгәндә яшүсмерләр арасында Гөлек авылы егете Рәзил Галиуллинга тиңнәр булмады. Зурлар арасында абсолют батыр булып Чаллы шәһәреннән килгән кунак Ринас Гыйлаҗетдинов калды.
Марат Яруллин җитәкчелендәге артистлар төркеме халыкның күңелен ачты, рәхәтләнеп биетте, уйнатты. Якташыбыз Рузилә Хәертдинованың да җырлавы нур өстенә нур булды. Бәйрәмнең мәдәни программасы да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Сабантуй мәйданы кичкә кадәр гөр килеп торды һәм бу авыл Сабантуе халык күңелендә иң җылы тәэсоратлар гына калдырды. Сабантуй салют һәм дискәтүк белән төгәлләнде. Бу Сабантуйга барлыгы республикабызның төрле районнарыннан 12 меңнән артык кеше җыелган иде.
Гөлек авылында үткән сабантуйга кагылышлы фотогалерияне Мензеля РУ сайтында, ВК, Телеграмм, Одноклассники социаль челтәрләрендәге Мензеля-информ төркемендә карагыз, күңелле мизгелләр белән ләззәтләнерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев