Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Якташыбызның презентациясе аншлаг белән үтте

Фәридә Сәхәбиева Түбән Тәкермән авылы кызы, хәзер Яр Чаллы шәһәрендә эшләп иҗат итә.

Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”

Түбән Тәкермән авыл клубында  “Ләйсән” әдәби иҗат  берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә, рәссам, үзешчән композитор, автор башкаручы  Фәридә Сәхәбиева белән бик җылы очрашу узды.

Фойеда  Фәридә ханым үзе иҗат иткән картиналарның күргәзмәсе дә куелган иде.  

Реклама

Очрашу өч сәгатькә якын барды, тамашачылар тын алмый карап, кул чабып утырдылар. Фәридә ханым соңгы вакытта язган шигырьләрен укыды, үзе иҗат иткән җырларын җырлады. Гомумән, талантка чикләр юк дип әйтергә була. Очрашуга  Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия  Шәрипова,  аның иҗатташ дуслары, туганнары һәм авылдашлары килгән иде.  Бу очрашуга килгән һәр кеше  дә үзенә рухи азык алып кайтып китте. 

 Әлеге очрашуны Татарстаннның атказанган мәдәният хезмәткәре  Зөләйха Минһаҗева  алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев