Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа ел алды ярминкәсе бик бай иде

Яңа ел бәйрәме алдыннан бәйрәм алды ярминкәсе узды. Сәүдә палаткаларында нинди генә товарлар юк иде -сыер, сарык, каз, үрдәк, тавык куян итләре, май, төрле бал,сөт продукцияләре, йомырка, өй шартларында консервланган ризыклар, төрле җиләк-җимешләр җитәрлек. Яңа ел алды ярминкәсенә районыбызның барлык авыл җирлекләре дә әзерләнеп килгәннәр. Үзләре әйтүенчә, алар иртәнге 4 тән аяк өстендә, сәгать 7 дә сәүдә рәтләре әзер иде инде.

Дилфас Галиев
Тулбайдан “Нива” кооперативы, Мөшегедән “А.Исламов, Воровскийдан Фәнис Зиннуров алып килгән иткә дә сорау зур булды. СПСК “А. Исламов” кооперативы 2 түшкә сыер ите алып килгән иде. “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы тоннадан артык бодай алып килгән. Яңа Маҗын авыл җирлеге каклаган каз, каз мае һәм башкасын сатты. Минзәләнең балык участогы да 500 килограмнан артык төрле балык алып чыккан, һәрвакыттагыча балыкка да сорау зур булды. Әнә Наратлы Кичү авылыннан Диләрә Сафиуллина бик күп каз һәм үрдәк алып килгән. Кадрәк авыл җирлегеннән Фәрит Мияссаров төрле сөт продукциясе белән сәүдә итте. Шәһәрнең 8 нче балалар бакчасы коллективы ярминкәгә килгән кешеләрне Яңа ел белән котлап Кыш бабай капчыгыннан теләкләр алдыртып шатландырдылар. Минзәлә интернат мәктәп коллективы үзләрендә җитештерелгән сыйфатлы 6 төрле сырны, шешәләргә тутырылган сөт алып чыкканнар. Бу мәктәп чәчәкләр утыртып үстерү өчен ваза тибында махсус савыт та ясаган, бу җиһаз әллә каян күз явын алып тора.
Ярминкәдә сәүдә рәтләре белән иртәннән район башлыгы Айдар Салахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов һәм район җитәкчелеге дә танышып чыкты, алар ассортимент, халык фикере белән кызыксындылар. Һәр палатка янында тукталып, товарлар, аларның бәясе, сатучылар белән аралаштылар.
Район башлыгы Айдар Салахов район мәдәният йорты янында минзәләлеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләде.
-Хөрмәтле райондашлар, авыл хезмәтчәннәре, шәһәребез халкы. Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел һәркем өчен дә уңышлы булып, сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет иминлек һәм эшләрегездә уңышлар телим! Узып баручы ел катлаулы булды, хәрби хәрәкәткә мобилизацияләннәр ир-егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итеп, тыныч тормышта яшәвегезне телим!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев