Яңа Мәлкән авыл җирлегендә юл проблемасы хәл ителә, авыллар төзекләндерелә
Яңа Мәлкән авыл җирлегендә узган җыенда район башлыгы Айдар Салахов, район тармаклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов елның нәтиҗәле узуын билгеләп үтте. Авыл җирлеге территориясендә ике авыл урнашкан, аларда 370 хуҗалыкта 504 кеше яши. Җирлек халкында нибары 8 баш савым сыеры, 25 баш кәҗә, 255 баш сарык асрый һәм 60 баш үгез бозауларны симертә. Җирлектә 98 гектар кулланылмаган җир калган, аның күпчелеге элеккеге Бикчәнтәй авылы һәм СМП нефтегаз җирләре.
Җирлектә салымнар җыю буенча актив эш алып барыла, система җайга салынган. План буенча НДФЛ 54 мең сум булса ул 86 мең сумга үтәлгән, милек, җир салымы һәм транспорт салымы җыю буенча план 98 процентка үтәлгән.
Бу җирлектә сыер, сарык тоту өчен болынлыклар да җитәрлек, тик аларны тотучы гына аз. Каз, үрдәк асрау өчен бөтен мөмкинлекләр бар: авыллары елга ярында утыра, берничә буа да бар. Гаилә бюджетын тулыландыру да каз үрчетүнең дә файдасы шактый.
Су белән тәэмин итү челтәрләренең озынлыгы 12978 метр тәшкил итә. Халыкка 3 скважина хезмәт күрсәтә. Авыл җирлегендә 147 данә светодиод яктырткыч бар. Җирлектә барысы 5 яктырткычны алыштыру зарури. Дусай Кичү авылында 1902 елда төзелгән мәчеткә 2026 елда ремонт-реставрация эшләрен үткәрү өчен проект документациясе эшләнгән. Мәчет фасадының композициясе һәм декоры башлангыч халәтендә сакланган, планировка тарихи, кыйммәтле элементлар бар. Шәхси эшмәкәр Альберт Буранов үз акчасына Яңа Мәлкән авылында мәчет төзи башлаган. Аңа авыл халкы, кунаклар үз ярдәмнәрен күрсәтәләр.
Җыенда Гыйлмегали Исрафилов сүз алып, күп проблемалар хакында сөйләде. Гыйлмегали абый җирлектә грант акчасына алынган трактордан файда күргән юк, диде. ФАПка өч әби керсә, миңа урын калмый, аның бинасы косметик ремонтка мохтаҗ. Элеккеге Кече Нарат авылы территориясендә арендага алган Актаныш районы Күҗәкә авылы кешесе Рафак әфәнде 500 баш ат һәм меңләгән сарык асрый. Алар шул авылда күмелгән кардәшләребез каберләре өстендә йөргәннәрен әйтте. Мәлкән авылында тыкрыклар ябылып бетте, диде.
Әлеге проблемаларны чишүне сузмаска кирәк, диде район башлыгы. Чынлап та авыл халкы битараф булмаска тиеш. Трактор урамнарны чистарта, ул һәр кешенең капка төбен чистартып йөри алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев