Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Яңа Маҗын авылында «Авыл яши-Деревня живет» проекты кысаларында ярминкә узды

Авыл китапханәсе авыл халкын яңа проектлар белән даими шатландырып тора.

(Дилфас Галиев, Минзәлә-информ)

Күптән түгел генә әлеге авылда зур уңыш белән «Авыл яши-Деревня живет» проекты кысаларында бик күңелле зур күләмле «Көз витаминнар алып килде» исемле ярминкә узды. Китапханә мөдире Ирина Шереметьева җитәкчелегендә көзге муллыктан яңа үстерелгән яшелчәләр, сусыл җиләк-җимешләр, һәм кышкылыкка әзерләнгән төрле кайнатмалар, тозланган яшелчәләр, салатлар һәм башкасы тәкъдим ителде. Ярминкәгә килгән авыл кешеләре, кунаклар файдалы азык-төлек сатып алып кына калмадылар, җирле көзге җиләкләрдән төрле ингредиентлар кушып әзерләнгән тәмле ашамлыкның файдалы үзлекләрен дә белделәр. 
Авыл кешеләре өчен ярминкә чын бәйрәм булды. Ярминкәдә сайлап алу мөмкинчелеге бар, бәяләр дә чагыштырмача арзан иде. 

Мондый чаралар халык традицияләрен, дуслык, бер-береңә ярдәм итү гадәтен ныгыта. Китапханә бергәләп кешеләрне җыеп, җәмәгать тормышының актив үзәгенә әйләнеп, авыл кешеләрен бер-берсенә яхшы мөгамәләдә булып яхшы эшләргә өнди. 
Фотолар китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев