Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Яшел урак дәвам итә

Районда терлекләрнең күп өлеше «Кама беконы» ҖЧҖдә тупланган, анда 10 мең баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә.

Аларда барысы савым сыерларының баш саны гына да 7736 башка җиткән. Моннан тыш районда терлекчелек юнәлешендә эшләүче КФХлар да җитәрлек.

Район буенча1860 тонна печән хәзерләнгән. 56332 тонна яшел масса траншеяларга салынып куелган. 

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре печән әзерләүне дәвам итәләр. Сыерның сөте мул һәм сыйфатлы булсын өчен, малларны тиешле таләпләргә, технологияләргә туры китереп ашату зарури.

Терлекләргә катнаш азык ничек кирәк булса, печән, салам шулай ук кирәк һәм файдалы. Яхшы сыйфатлы печән, мәсәлән сөтнең майлылыгын арттыруда ярдәм итә. Печән саламны алыштырмый, ә салам печәнне алыштырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев