Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яхшы, һәр ел саен безгә Яңа ел килә!

Шәһәребездә туып килүче 2023 елны да каршыларга ныклы әзерләнделәр.

Яңа елга багышланган тамаша шаулап-гөрләп узды.  Урамнарны, йортларны төрле утлар белән бизәү,  әкияти сыннар тудыру эшләре оештырылган төстә барды.  Гомумән, шәһәребез урамнары Яңа елга  сихри бер дөньяга әверелеп, аның һәр урамы олысын-кечесен үзенә тартып һәм чакырып торды.  Бәйрәм чарасы шәһәрнең төрле почмакларында, паркларда оештырылды.  

Яңа елдан соң да балалар өчен төрле чаралар оештыру дәвам итә. Паркларда балалар өчен театральләштерелгән тамашалар, төрле бәйгеләр һәм уеннар оештырыла. Бүген 3 нче  гыйнварь көнне шәһәрнең Муса Җәлил исемендәге паркында “Ялкын” яшьләр үзәге “Яхшы, һәр ел саен безгә Яңа ел килә!” дигән балалар өчен тамаша оештырды.  Алар балаларны Яңа ел белән ихлас котлады, күңелле уеннар һәм төрле конкурслар булды. Балалар, кунаклар саф һавада күңел ачып, төрле уеннарда катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр. Яңа ел флешбомы булды.  Мондый бәйрәм балаларга бик ошады.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев