Язгы ярминкә дә барысы да бар иде
Шәһәребезнең үзәк мәйданында тагы бер язгы ярминкә үткәрелде. Бу юлы халыкка һәм сатучыларга уңайлы булсын өчен башкача үткәрделәр. Мәйданда ярминкәдә сата торган товарлар күренеп торсын итеп тезелгән. Халык сатып алган товарын машина белән дә кереп алып китәрлек һәм сатучылар да бәйрәмне карап торырлык итеп оештырганнар.
Аның вакыты иртәнге 8 сәгатькә билгеләнсә дә, шәһәр халкы күпкә алданрак җыела башлады. Алдан килсәң, сайлап алу мөмкинлеге зуррак шул.Чөнки ярминкәгә үз продуктларын алып килгән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, КФХлар соңга калырга яратмыйлар. Ярминкәдә “Клещевников” кфхсы бодай-10, арпа-11, солы-10, борчакның килосын 40сумнан сатты, катнаш азыкның килосы 15 сумнан сатылды. Аю авыл җирлегенән Раушания Адиева мулардның килосын-450, тавык-280, каз-600, какланган каз-1200 сум белән сәүдә итте. Ә инде авыл җирлекләреннән килүчеләр сарык, куян,сыер итләре, күркә, тавык, үрдәк, каз түшкәләре, кондитер эшләнмәләре, бал, сөт һәм сөт продукцияләре тәкъдим иттеләр.Наратлы кичүдән Диләрә Сафиуллина бер генә ярминкәне дә калдырмый 30 ңан артык каз, үрдәк, тавык түшкәләре алып килгән һәм ул аларны ярминкә азагына сатып та бетерде. Балык участогы һәрвакыттагыча 700 килограммнан артык балык алып чыккан иде. Гөлек балык хуҗалыгы тере чөгә, карп, сазан белән сату итте. Аларның балыгын алу өчен Люция Гарифуллина Кадрәк авылыннан килгән, ул 10 килодан артык балык сатып алды. Иң мөһиме - алар кыйммәт түгел иде. Әйтик, Минзәлә шәһәренең куян асраучысы Илгиз Сахапов соңгы куяннарын алып чыккан. Минзәләдән Айрат Бикташев 14-15 килолы күркәләр белән сату итте. Безнең Минзәлә ярминкәсенә Белгород өлкәсеннән дә сәүдә итәргә киләләр, Владимир Яськов төрле тәмләткечләр һәм чәйләр тәкъдим итте. Калморза авылыннан килгән бал сатучы Рафак Габдрахманов төрле бал продукциясе белән сәүдә итте. Минзәләдән Фиразия Сафиуллина ярты капчык әстерхан чикләвеге сатып алган, без ярминкә булган саен алабыз, аны бик яратып ашыйбыз,ди ул. Ярминкә мәйданында күңелле музыка уйнап торды
Воровский җирлегеннән килгән Фәнис Зиннуров сыер итен башта килосын 480 сумга, аннары азакка таба 450 сумга сатты. Ярминкәне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов җитәкчелегендә бер төркем җитәкчеләр дә карап йөрде, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралаштылар. Тик менә ярминкә башланганчы сибәләп яуган яңгыр гына халыкны, көннең шыксыз булуы куркытты микән, ярминкәгә шәһәр халкы аз чыккан иде. Әллә ай азагына чаклы халыкның акчасы аз калган микән шуны аңлап җиткерә алмадым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев