Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Язгы кыр эшләре темпны тизләтүне таләп итә

Быелгы язгы кыр эшләрендә “Полянка” КФХсы игенчеләре дә сынатмыйлар. Чәчү эшләрендә КФХның алдынгы механизаторы Анатолий Волосков (фотода) МТЗ-1221 тракторында СЗП-3,6 чәчкече белән 150 гектардан артык арпа чәчте.

Язгы кыр эшләрендә “Калморза” хуҗалыгы, Ильнур КФХсыһәм “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” җитештерү комплексы әйдәп баралар.

“Калморза” хуҗалыгы, “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы игенчеләре арпа чәчүне төгәлләделәр. ”Калморза” хуҗалыгында арпа – 1100 гектар, “Мензелинские зори” агрофирмасының “Кадрәк” җитештерү комплексында 2514 гектардан артык арпа чәчелгән. “Ильнур” КФХсы игенчеләре дә 800 гектардан артык арпа чәчтеләр. Көзге культуралар 9715 гектардан артык мәйданда тырмаланды.“Калморза” хуҗалыгы 396 гектар борчак һәм 94 гектар солы чәчүне төгәлләп тә куйды, хәзер хуҗалык игенчеләре рапс һәм көнбагыш чәчәләр.    “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы 520 гектар көнбагыш чәчте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев