Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңүчеләрне олылау, традиция үзгәрми!

Бөек Җиңү бәйрәме көнне мәдәният бүлегенең агитбригадасы әгъзалары ветераннар яшәгән йорт каршыларына бизәлгән машиналарда килеп концерт куюны дәвам иттеләр.

9 май көнне Ильяс Султанов, Михаил Тихонов, Евгений Зыков яшәгән йорт яннарына килеп сугыш турында җырлар җырладылар, сугыш чоры биюләрен биеделәр, вальс әйләнделәр, Җиңү китергән өчен ветераннарыбызга рәхмәтләрен җиткерделәр. Михаил Тихонов үз чиратында җырлап та күрсәтте.Илебезне саклап башларын салган якташларыбызны искә алып митинг һәм мемориальгә чәчәкләр салганнан соң Ильяс Султановны Бөек Җиңү белән Айдар Салахов һәм Азат Хамаев тәбрикләде. Михаил Тихонов һәм Евгений Зыковны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев котлады. Алар һәр ветеранның хәл-әхвәлләрен белештеләр, бәйрәм белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Сугыш ветераннары исә рәхмәтләрен әйтеп илләребезнең тыныч булуын һәм аяз күк йөзе теләделәр.   

  Пандемия шартларында да Бөек Җиңү көне барыбер әһәмиятен югалтмады. Район хакимияте, хезмәт коллективлары тарафыннан һәр ветеранга ихтирамлы, игътибар зуррак булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев