Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игенчеләр өчен кызу чор башланып китте

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә узган атна ахырында ук керештеләр.

 Бүген күпчелек агрегатлар дым каплатуга җәлеп ителгән. 22 нче апрельгә «Август» компаниясенең Мензелинское ОСПсы игенчеләре 360 гектарда көнбагыш, «Ильнур» КФХсы 265 гектарда арпа чәчтеләр. Бу хуҗалык игенчеләре көздән сөрелгән җирләрне тырмалауны да озакка сузмыйлар. «Калморза» һәм «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре күпьеллык үләннәрне тырмалауны төгәлләделәр. Барлыгы хуҗалыкларда 3736 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуның күпчелеге арпа орлыгы. 

«Ел игенчеләр өчен уңай килә. Басуларда карлар эреп бетте, дым туфракка сеңде. Бу исә үзе үк безнең өчен зур куаныч. 10329 гектарда җәйрәп ятучы уҗым культуралары яхшы кышлаган. Табигать шартлары уңай килгәндә бураларыбызның иген белән тулачагына ышаныч зур», — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков. 

Район хуҗалыкларында көзге культуралар яз көне — 9324, күпьеллык үләннәр 2434 гектарда тукландырылды, күпьеллык үләннәр — 2514 гектарда тырмаланган. Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату — 22485 гектарда башкарылган. 

«Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексында дым каплатуны төгәлләделәр, тиздән арпа чәчә башлыйлар. Бу хуҗалыкта уҗым культураларын тукландыруны да тәмамладылар. 

Быелгы язда көздән чәчелгән уҗым культураларының 10329 гектары яхшы кышлаган, аларны ашлыйлар, шуның 9334 гектары яздан өстәмә сый алды. 21 нче апрель көнне районыбыз кырларында 4-5 миллиметр яңгыр яуды. 

Район буенча быелгы язда 28563 гектар бөртекле-кузаклы культуралар, карабодай-232, рапс-4251,шикәр чөгендере-4470, гәрчич-173, соя-234,көнбагыш 6132 гектарда игеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев