Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Игенчеләребез дым каплатуны тизрәк төгәлләсеннәр

“Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексының Джон Дир 8370 тракторында хезмәт куючы механизатор Ринат Латыйпов (фотода) 20 метр киңлектәге “Велес” агрегаты белән көн саен 200 гектарга якын дым каплата.

Ул дым каплатуда агрофирма һәм район механизаторлары арасында алдынгылыкны бирми.

Район буенча барысы 25941 гектарда дым каплатылды.  “Заиковский” хуҗалыгы механизаторлары көзге бодайны тырмалауны бүген төгәлләячәк.   .”Заиковский” һәм “Мезелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы  игенчеләре дым каплатуны алдагы ике көндә тәмамлаячак.Дым каплатуда өлгерлек күрсәтү зарури. Язын туфрак бик тиз кибә-түлегенә гектарына 160-180 тонна дым югала. Район буенча дым каплатуда 19 агрегат хезмәт куя.

 “Кама беконы” ҖЧҖ хезмәтчәннәре 347 тонна орлыкны инкрустацияләделәр. “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП, “Заиковский” , “Рус” хуҗалыгы орлыкларны инкрустацияләүне төгәлләделәр. Район буенча 6332 тонна орлыкның 4579 тоннасы инкрустацияләнгән.

Реклама

Әлеге вакытка район буенча көзге культуралар 16468 гектарда өстәмә сый алган.  “Август” компаниясенә караган  Мензелинское ОСП хуҗалыгы көзге бодайга КАС кертә башлады.  Район хуҗалыклары күпьеллык үләннәрне дә тукландыруны төгәлләделәр.

КАС –ул карбамид белән аммиак селитрасының сыекландырылган эремәсе. Аны Аксион тракторына тагылган Дуфорт агрегаты белән  уҗымнарның тамырларын тукландыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев