Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ике оныклы бабай

Булдыклы эшмәкәр иртән иртүк торып шәхси хуҗалыклардан сөтен дә җыя, аны Мөслим районына илтеп тә тапшыра.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

   Җәй көннәрендә иртән 4нче ярты да торып, ГАЗ-3302 автомашинасын кабызып авыллар буйлап сөт җыярга китә.  Сергей Табанаков 2003 елдан башлап авыл халкыннан сөт җыю белән шөгыльләнә.  Ул Исәнгул, Наратлы Кичү, Шикәрле Каен, Югары Юшады, Рус Каран, Николаевка, Уртамак, Иске Матвеевка, Степановка, Богдановка авылларында   сөт җыя.  

-Шөгылеңне болай кискен үзгәртү, сөт җыю, яңа хезмәткә өйрәнү бик кыен булмадымы?-дип сорыйм аннан.

- Мин инде техниканы биш бармагым кебек беләм.  Заманында армия сафларында хезмәт итеп кайткач Минзәлә разведка бораулау идарәсендә Себердә нефть ятмаларын үзләштерүдә машинист булып эшләп алдым.  МУРБ таралгач Минзәлә май-сыр комбинатында шофер булып эшләдем, хуҗалыклардан сөт ташыдым. Авыл баласы тәпи атлауга мал-туар арасында бит инде ул. Сыерның гаиләне туендыручы булуын, авыл халкының саткан сөте файда китерсен өчен тырышып эшлим,  мин моны кечкенәдән аңлап үстем. Заманында үзебезнең гаилә сыер тотканда кул белән печән дә чаптым,- ди әңгәмәдәшем,елмаеп.

Гаиләсендә дә ышанычлы терәк ул. Тормыш иптәше Венера белән Денис һәм Маринаны тәрбияләп үстергәннәр. Аларның  һәрберсенең үз гаиләсе,үз фатиры бар, балалары аларга онык белән оныкча бүләк итәргә өлгергәннәр. 

Җәйге чорда 3 тоннадан артык, хәзер көн аралаш 1,9-2 тонна сөт җыя, булдыра алганча тырышып эшли.  Ул сөт җыючы эшмәкәрләр арасында гел алдынгылыкны бирми. Быелгы уңыш бәйрәмендә ул тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  Сергей Николаевич кич белән буш вакытларында “Минзәлә” газетасын кулына алып укый, район яңалыклары белән таныша. Кыш көне балык тоту белән шөгыльләнә. Җәй көннәрендә дә буш вакыты булуга балыкка бара, урманга барып төрле гөмбәләр, җиләкләр җыя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев