Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә делегациясе "Уңыш - 2020" бәйрәмендә

Районыбызның делегациясе 8 октябрь көнне Казан шәһәрендәге Илһам Шакиров исемендәге филармониягә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан үткәрелә торган “Уңыш-2020” бәйрәмендә катнашу өчен киттеләр.

(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”, 8 нчы октябрь)

 Быел район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә игенчелек буенча консультант булып Равил Сәйфиев эшли башлады. Район игенчеләренең  мул уңыш алуда аның да өлешен күргәннәр.  Ул район делегация составында Казанга бәйрәмгә китте.   Бу бәйрәмгә тагын районыбыз башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков,“Зайковский”ҖЧҖ хуҗалыгы директоры Салават Фаттахов, “Мензелинские зори” агрофирмасының  Калинин җитештерү комплексы җитәкчесе   Илдар Акберов,  “Калморза” хуҗалыгы идарәсенең рәисе Алмаз Шарипов,  “Дәүләтов” КФХсы башлыгы Нәсим Дәүләтов, ФГУ Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасының Минзәлә бүлеге җитәкчесе Назыйм Сахибутдинов, Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә филиалы җитәкчесе Айдар Латыйпов, “Калморза” хуҗалыгының баш агрономы Радик Мухаметов, ССПСПК “Восток” рәисе Ильгиз Загиев  чакырулы.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев