Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Илдус Хәлим улы Газизовның якты истәлегенә

Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күренекле җитәкче Илдус Хәлим улы Газизов 2 июль көнне якты дөньядан китте.

Ул 1936 елның 21 гыйнварында Актаныш районы Качкын авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач хезмәт юлын Татсовнархозның “Промстройматериалы” трестында слесарь булып башлап җибәрә.  1958-1961 елларда Совет армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. Укып бетергәч районыбызның Куйбышев исемендәге колхозда баш экономист, баш агроном, колхоз рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара.  Эшләү дәверендә белемле, инициативалы, югары квалификацияле белгеч итеп танытты.  Аның җитәкчелегендә игенчелек өлкәсе  районда гына түгел, Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендә иң яхшылардан булып таныла.   1964 елда Куйбышев исемендәге колхоз игенчелектә югары күрсәткечләргә ирешкән уңышлары өчен РСФСР Министрлар Советы, ВЦСПС, һәм ЦК ВЛКСМның күчмә Кызыл  Байрагы белән бүләкләнә. Мичурин исемендәге колхозда  эшли башлый.Ул эшли башлаганда гектар төшеме 11 центнер булса, 4 елдан соң гектар күәте уртача 28 центнерга җитә.  Артта калган Ленин исемендәге колхозның алдынгылар сафына чыгара, мөгезле терлекләр асрау өчен 800 башка исәпләнгән комплекс төзетә. Аның  бөртекле культураларны эффектив эшкәртү буенча алдынгы тәҗрибәсен өйрәнү өчен семинарлар даими уздырылды.  Нинди генә вазыйфа башкаруына карамастан , үзенә йөкләтелгән  бурычларны намус белән үтәде.  Беркайчан да кемнеңдер аркасына ышыкланып кала белмәде, үз иңнәренә җаваплылык  алудан курыкмады. “50 лет Татарии” совхозында эшләгәндә дә ул мөгезле эре терлекләр симертүне 14 мең башка җиткерә. Коноваловка авылында бик күп кенә объектлар-мәктәп, балалар бакчасы, кунакханә,гараҗ, кибет һәм заманча поселок төзетә.  Озак еллар дәвамында аның җитәкчелегендә  эшләгән кешеләр, үзе дә тынгылык белмәде, кул астындагыларга  илке-салкы йөрергә  юл куймады. Шуның өчен дә ул җитәкчелек иткән Куйбышев, Ленин, Мичурин исемендәге  колхозлар районда һәрвакыт алдынгылар сафында  булды.  Күп кенә эш алымнары, хезмәт тәҗрибәсе шушы хуҗалык басуларында һәм фермаларында  туып һәм ныгынып, башка хуҗалыкларга да таратылды.

Районыбызның бөек шәхесе , бар булмышы белән Җир улы исемнә лаек җитәкче  Илдус Хәлим улы ның исеме  дә аның хезмәтләре дә район тарихында лаеклы сакланыр. Ул беркайчан да җирдән, хезмәт кешеләреннән аерылмады. Районның аграр үсешенә зур өлеш керткән җитәкче исеме җирдә үзенә  һәйкәл калдырды.

Шундый  фикер яши тормыш юлының башында кеше исеме өчен эшли, ә соңыннан  исеме аның өчен эшли. Әлеге хикмәтле сүзләр  белән  килешер идеме икән Илдус Хәлим улы  Газизов. Дан аны читләтеп үтмәде. Хезмәтләре өчен ул “Хезмәт Кызыл байрагы”, Халыклар дуслыгы”Почет билгесе” орденнары, “Аеруча хезмәт күрсәткәне  өчен” , В,И, Ленинның тууына-100ел” медальләре  һәм башка күп медальләргә лаек булды.  Күренекле җитәкчесне районның җәмәгать һәм хуҗалык  эшчәннәре аның белән дуслыкны зур хөрмәткә санады.  Гади булмаган  үз эпохасы  вәкиле район аграр тармагында  һәм кешеләр күңелендә яши  һәм ул үзеннән соң тирән буразналар калдырды.  Аның якты исәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

А.Салахов, К. Нәҗмиев, И. Халиков, Н.Хисамбиев, З. Зыятдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев