Гел җиңүләр генә булмый: Минзәлә хоккейчылары ике турнирда катнашты
Кунакта, өйдәге турнирдан аермалы буларак, «Кречетлар» медаль яулады
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Бер үк вакытта диярлек 2007-2008 елгы (тренер – Дмитрий Смагин) һәм 2009-2010 елгы (тренер –Алексей Пономарев) «Кречетлар» командалары ике төрле турнирларда катнаштылар.
Сарман районының шәһәр тибындагы Җәлил бистәсендә 9-10 сентябрь көннәрендә узган ярышларда 2007-2008 елгы хоккейчылар өченче урынны яулады (1 фото).
Ә 9 - 11 сентябрь көннәрендә үткәрелгән Минзәлә районы Ачык Беренчелегендә, кызганычка каршы, кечерәк яшьтәге «Кречет»лар җиңүчеләр арасына керә алмады (2 фото). "Юность" боз сараенда узган турнирда алты команда катнашты: «Ижсталь» (Ижевск), «Союз», (Киров шәһәре) «Смена», (Казан)«Лачын» (Актаныш), “Челны” (Яр Чаллы), «Кречеты» (Минзәлә) командалары.
Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны – Казан шәһәренең «Смена» командасы, 2 урынны – Яр Чаллы шәһәренең «Челны» командасы, 3 урынны-Ижевск шәһәренең «Ижсталь» командасы алды.
«Рокки Балбоа» дан өземтәне генә искә төшерәсе кала: “Ничек сугуың мөһим түгел, ә нинди сугуга каршы тора алуың мөһим”. Иң тугры җанатарлар да җиңелү вакытында беленә. Кече хоккейчылар да киләчәктә призлы урыннар яуларлар дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев