Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җир эшкәртү әлегә акрын бара

28 нче август көнне җир эшкәртүдә 11 агрегат эшләгән, алар барысы бергә 241 гектар җир эшкәрткән.

Урып-җыю белән беррәттән җир эшкәртү эше дә алып барыла. Минзәлә районы буенча барысы 52815 гектар җирне эшкәртү зарури. Бүгенгә җир әзерләү нибары 7717 гектар мәйданда башкарылган. Бу эшкәртеләсе тиешле мәйданның 15 проценты дигән сүз. Район буенча җир эшкәртү акрын бара, чөнки басуларның җир өслеге бик каткан, җир эшкәртергә кергән агрегатлар ватылалар. 4795 гектар тирәнәйтеп, калган басулар өстән эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев