Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Иркәнәшнең уңган ханымнары бәйрәм митингы алдыннан маскировка челтәрләре үрделәр

Җирлек халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә актив катнаша

Иске Иркәнәш авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинг узды.

Бәйрәм чарасы башланыр алдыннан авылның уңган ханымнары клубка җыелып маскировка челтәрләре үрделәр.

— Махсус хәрби операциядә бүгенге көндә безнең җирлек егетләре дә катнаша. Шуңа күрә алгы сызыктагыларга кулдан килгәнчә ярдәм итү — һәркайсыбызның изге бурычы. Шунысы куандыра, җирлегебез халкы бердәм, кирәк икән маскировка челтәрләре үрүдә дә, токмач әзерләп җибәрүдә дә, акчалата ярдәм җыюда да актив катнаша. Инде егетләребезнең җиңеп, исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез, — диде митингта Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов. 

Митингта Минзәлә районы җир һәм милек палатасы рәисе Роберт Шакиров, «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймәрданов, әфган сугышы ветераны Хәлил Абдуллин чыгыш ясадылар. Мәчет карты Мирзаян Әхмәтшин Бөек Ватан сугышында катнашып, бүгенге көндә вафат булган авылдашларның рухына дога кылды.

Чараны Иске Иркәнәш авылы мәдәният йорты директоры Люция Файдрова алып барды. К. Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта гомумибелем бирү мәктәбендә укучы балалар шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясадылар.

Митингтан соң клуб бинасында солдат боткасы, кайнар чәй белән өстәл әзерләнде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы хөрмәтенә митинглар җирлекнең башка торак пунктларында да — Яңа Иркәнәш, Ятуда да узды, ә Тегермәнчедә тантаналы рәвештә обелиск ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев