Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җирлектә өч авылда да Бөек Җиңү бәйрәме тантаналы узды

Аю авыл җирлегендә 9 тыл ветераны, һәм бер сугыш ветераны яши

Бүген Аю авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тантаналар үтте. Аю авыл җирлегенең Степановка авылында авыл халкының бөтенесе дә җыелган иде. Шулай булмый мөмкин дә түгел, җирлектәге бу авыл хал кының әтиләрен, бабаларын искә алыр урын юк иде. Биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның исем фамилиясе язып куелган стелла ясалган. Стелла авыл халкының узара салым акчасына эшләнгән. Валентина Коршунова митингта шигырь сөйләде. Валентина сугышта катнашкан Степановка, Кузлуква, Богдановка авылы кешеләренең исем-фамилияләрен барлап биргән. Дружба авылында тыл ветераннары, мәктәп укучылары, авыл халкы бәйрәм иртәсен күтәренке кәеф белән каршы алдылар. Друҗба авылында яшәүче тыл ветераны Мария Петровага район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков һәм авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм “Август” компаниясенең махсус бүләген тапшырды. Аю авылындагы митинг “Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында яңартылган паркта үтте. Биредә дә авыл мәктәбендә балаларга белем биргән сугыш ветераны Хәсән Гатауллин катнашуы аюлылар өчен зур бәйрәм булды. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Айдар Салаховның күчтәнәчен Айрат Галимов һәм Илфар Халиков тапшырдылар. Хәсән Гатауллин исә рәхмәтләрен әйтеп балаларның яхшы укуын, илебезнең чын сакчылары булып үсүен, илләребезнең тыныч булуын һәм аяз күк йөзе теләде. Җирлекнең өч авылында да митингта катнашучыларга тыныч тормыш, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтуын, иминлек теләделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Авыл осталары чыгышлары дәһшәтле көннәргә дә алып кайтты, бүгенге якты тормышыбызны кузалларгага да мөмкинлек бирде. Сугыш чоры һәм сугыштан соң иҗат ителгән җырлар күңел кылларын тибрәтте. Соңыннан җирлекнең өч авылында да яу кырында һәм сугыштан кайтып үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алып, авыл халкы мемориальгә веноклар һәм чәчәкләр салды, болар барысы да бәйрәмгә тантаналык өстәде.
Җирлек хакимияте тарафыннан һәр ветеранга ихтирамлы, игътибар зуррак булды.

Сан. Аю авыл җирлегендә 9 тыл ветераны, һәм бер сугыш ветераны яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев