Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иртә сабан культуралары чәчүнең 73 проценты төгәлләнде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларның 72,6 проценты чәчелгән.

Район буенча арпа - 15634 (97,9 процент), борчак – 4270 (100 процент), солы – 268 (100 процент), сабан бодае 3235 (29,8 процент) гектарда җир куенына иңдерелде. Техник культуралардан рапс 3125 гектарда чәчелде. “Август”компаниясенең  Минзәлә ОСПсы 2975 гектар рапс чәчеп, планны 100 процентка үтәде. “Калморза” хуҗалыгы 150 гектар рапс чәчте, бу хуҗалык 200 гектар җитен чәчеп планны 45,5 процентка үтәде. “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 3264 гектарда шикәр чөгендере чәчте. “Әнәк” агрофирмасының мөшеге бүлекчәсе игенчеләре 366 гектар гәрчич чәчүне төгәлләделәр. Районыбыз кырларында 41 агрегат эшләде. 15 нче апрельдән башлап районыбыз кырларында 16,2 миллиметр күләмендә явым-төшем булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев