Иртә сабан культуралары чәчүнең 74 проценты төгәлләнде
Быелгы язгы чәчүдә бөртекле һәм кузаклы культураларны 35055 гектарда чәчү планлаштырылган.
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлык мәйданнарының 74 проценты дигән сүз. Район буенча арпа-15768(98,8 процент), борчак-1496(50,6 процент),солы-231(100процент),сабан бодае 8354(52 процент) гектарда җир куенына иңдерелде. Техник культуралардан рапс 1060 гектарда чәчелде. “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе 1000 гектар рапс чәчеп, планны 34 процентка үтәде. Кичә “Калморза” хуҗалыгы рапс чәчәргә кереште һәм 60 гектар рапс чәчте, бу хуҗалык кичә җитен чәчүне дә төгәлләде. “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 2013 гектарда шикәр чөгендере, “Мөслим –Август” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсе 135 гектарда көнбагыш чәчте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев