Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Иртә сабан культуралары чәчүнең 90 проценты төгәлләнде

Районыбыз игенчеләре арасында шикәр чөгендере чәчү буенча “Мензелинские зори” агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы механизаторы Ринат Латыйпов(фотода) алдынгылыкны бирми. Ул барысы бер мең гектарга якын шикәр чөгендере чәчте.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, бөртекле һәм бөртекле кузаклы культураларның 90 проценты чәчелгән. Район буенча арпа–11337(98,4процент), борчак – 1876(103,2процент),солы – 247(92,5процент),бөртек өчен кукуруз-100(100 процент),сабан бодае 11231(83,2процент) гектарда җир куенына иңдерелде.“Калморза”, “Заиковский” хуҗалыгы һәм “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе игенчеләре иртә сабан культураларын чәчүне төгәлләделәр. Район буенча техник культуралардан рапс 2453 гектарда чәчелде. “Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы  4845гектар көнбагыш чәчеп, планны 94,2 процентка үтәде. “Калморза” хуҗалыгы1450 гектар рапс чәчте, бу хуҗалык көнбагыш чәчүне дә төгәлләде. “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 3526 гектарда шикәр чөгендере чәчте. 1май көнне районыбыз кырларында 39 агрегат эшләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев