Реклама
Көн темасы
Иске Иркәнәштә Җиңү бәйрәме уңаеннан митинг булды
Чәчәк салуда ялга кайткан мобилизацияләнүче дә катнашты
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Иске Иркәнәштә Җиңү бәйрәме уңаеннан митинг Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә ясалган мемориал янында үтте.
Авыл халкын якынлашып килүче 9 май - Җиңү бәйрәме белән Минзәлә районы җир-милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Роберт Шакиров, Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов, "Әнәк" агрофирмасы баш экономисты Айрат Хәйретдинов, әлеге агрофирманың Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймәрданов, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Хәмзә Лотфуллин котладылар.
Ветеран-педагог Гөлфирә Каюмова тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары исеменнән чыгыш ясап, әлеге дәһшәтле еллар турында истәлекләре белән уртаклашты.
Мобилизацияләнгән авылдашның әнисе Рәмзия ханым үз чыгышында үзенең улының һәм махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларның исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп чыгыш ясады.
Митингта ике атнага ялга кайткан мобилизацияләнгән якташ та бар иде, ул Бөек Ватан сугышында катнашканнар хөрмәтенә чәчәк салуда катнашты.
Мирзаян Әхмәтшин Коръәннәт аятьләр һәм дога укыды.
Митингта үз чыгышларын Кызыл Төбәк башлангыч мәктәбендә һәм балалар бакчасында укучылар һәм тәрбияләнүчеләр дә тәкъдим иттеләр.
Айрат Галиевның да чыгышы бәйрәмгә җыелучыларның күңеленә хуш килде.
Бәйрәмне Иске Иркәнәш мәдәният йорты директоры Люция Фәйдрова алып барды.
Митинг чәчәк салу белән тәмамланды.
Аннан соң клуб бинасында бәйрәмгә килүчеләрне солдат боткасы белән сыйладылар.
Исегезгә төшерәбез, Иркәнәш авыл җирлегенең Яту авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә үзара салым акчасына обелиск ачылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев