Юшады халкы клуб сорый
Район авыл җирлекләрендә җыеннар башланып китте.
Дилфас ГАЛИЕВ
Бу җыеннарда халык үзләрен борчыган сорауларны район җимтәкчелегенш җиткерү, проблемаларны да уртага салып сөйләделәр. Аның беренчесе Югары Юшады авыл җирлегендә үтте. Җирлекнең узара салым акчасы 92 процент кына җыелган. Юшады авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев үзенең чыгышында авыл кешеләренә терлек асрау буенча республикада булган программаларда актив катнашырга чакырды. Җирлек халкы узара салымны районда иң күп күләмдә җыеп тапшырган, биредә барысы 162200 сум күләмендә акча җыелган, республика биргән акчаны да кушкач ул 811 мең сум тәшкил иткән, һәм шушы программа ярдәмендә җирле әһәмияттәге шактый мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек туган. Җыен ахырында анда катнашучылар Түбән Юшады һәм Югары Юшады авылларына яңа клуб кирәк дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Клуб булса төрле мәдәни чаралар да оештырыр идек, -ди Светлана Буятова. Җыен ахырында авылның социаль –экономик үсешенә керткән Марс Камашевка район башлыгының Рәхмәт хатын Наил Хисамбиев тапшырды.
Җыенда шулай ук ике авыл җирлегендә дә полиция участок упономоченные, лейтенант Михаил Боков криминоген хәл белән таныштырды. Ул халыкны закон бозмыйча, тирә-юньдәге вәзгыятькә игътибарлы һәм сак булырга, матур итеп яшәргә чакырды. ГКУ Минзәлә урманчылыгы урманчысы Рамис Вәлиев урманнарны янгыннан саклау буенча чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев