Иван Буреев район данын яклады
Узган атна ахырында “Хезмәт кешесенә дан” 12 нче республика яшь комбайнчылар конкурсы узды.
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ"). Әлеге конкурста район данын “Калморза” хуҗалыгыннан “Лексион-670” комбайнында иң күп ашлык суктырган яшь комбайнчы Иван Буреев яклады.
Казан дәүләт аграр университеты базасында 15 иң яхшы яшь комбайнчы конкурсның теоретик һәм практик өлешендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге конкурсны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан” дәүләт телерадиосы компаниясе белән берлектә Казан дәүләт аграр университеты оештырган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, биредә республиканың 43 районыннан бары тик 15 комбайнчыны гына сайлап алдылар. Иван Буреев быелгы уракта 3562 тонна ашлык суктырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев